Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда «Теләкләр чыршысы-2017» хәйрия акциясе старт алды
Акция кысаларында студентлар һәм мәктәп укучылары Кама балалар медицина үзәгенең нәни пациентлары өчен Яңа ел бүләкләре җыюны оештыра.
(Чаллы, 15 декабрь, «Татар-информ», Евгений Сироткин). Чаллыда «Теләкләр чыршысы-2017» хәйрия акциясе старт алды. Аның кысаларында студентлар һәм мәктәп укучылары Кама балалар медицина үзәгенең нәни пациентлары өчен Яңа ел бүләкләре җыюны оештыра.
Тәм-томнар, уенчыклар, канцелярия товарларын 10-23 декабрь көннәрендә Автокаланың белем бирү оешмаларында җыялар, диде акцияне оештыручы – Шәһәр студентлар советы рәисе Давид Арушанян.
«Шунысы кызганыч, сабыйларның бөтенесе дә елның иң тылсымлы бәйрәмендә зарыгып көткән күчтәнәчләргә ия була алмый. Шуңа бәйле рәвештә, без битараф булмаган барлык кешеләрне әлеге акциядә катнашырга чакырабыз», - дип искәртте ул.
Җыелган барлык бүләкләр Кама балалар медицина үзәгенең нәни пациентларына, шулай ук муковисцидоздан интегүче балаларга тапшырылачак.
Шулай ук шәһәр студентлары көче белән Кыш бабай, Кар кызы һәм башка әкият персонажлары катнашында Яңа ел тамашасы да әзерләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз