Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда таудан егылган кызның хастаханәгә озатылуы турында мәгълүмат дөрес түгел
Башкарма комитет мәгълүматлары буенча, Автозавод районында мондый конструкциядә эшләнгән – түгәрәк формадагы тоннельләре булган тау юк.
(Чаллы, 9 ноябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җирле гаммәви мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә дөнья күргән, биш яшьлек кызның таудан егылып төшкәннән соң хастаханәгә озатылуы турындагы мәгълүматны кире какты.
Хәбәрләрдә баланың Яңа шәһәрнең 29нчы комплексындагы балалар мәйданчыгында урнаштырылган таудан егылып төшүе әйтелә.
Башкарма комитет мәгълүматларына караганда, Автозавод районында мондый конструкциядә эшләнгән – түгәрәк формадагы тоннельләре булган тау юк.
«Безнең мәгълүматлар буенча, ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә дә, Кама балалар медицина үзәгенә дә таудан шуып уйнаганда җәрәхәт алган балалар китерелмәде», - дип белдерделәр шәһәр хакимиятендә.
Шул ук вакытта, Чаллыда яшәүчеләр ачыклык керткәнчә, сурәте пабликларның берсендә иллюстрация өчен файдаланылган тау Сидоровка бистәсендәге бер йортның ишегалдында урнаштырылган. Бистәдә яшәүчеләр раслаганча, аннан файдалану куркыныч.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз