news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда Татфондбанк клиентлары өчен Кризиска каршы штаб көнгә бер сәгать кенә эшләячәк

Эш сәгатенең кыскартылуы эшмәкәрләрнең консультацияләрне, мәгълүматларны тиешле күләмдә алуы белән аңлатыла.

(Казан, 9 гыйнвар, "Татар-информ", Ренат Тимергалиев). Чаллы шәһәре һәм “Кама арьягы” төбәге Сәүдә-сәнәгать палатасындагы Эшлекле үзәктә “Татфондбанк” клиентлары булган эшкуарларга ярдәм күрсәтү буенча оештырылган Кризиска каршы штаб 10 гыйнвардан башлап, көненә бер сәгать кенә эшләячәк: 11.00-12.00 сәгатьләрдә.

Эш сәгатенең кыскартылуы эшмәкәрләрнең кирәкле консультацияләрне, мәгълүматларны тиешле күләмдә алуы белән аңлатыла.

Консультация төркеме составына Чаллы Башкарма комитеты, салым инспекциясе, Пенсия фонды, банклар, юридик хезмәтләр вәкилләре керә. Элемтә өчен телефоннар: (8552) 57-38-12, факс (8552) 57-42-93, 8917 235 45 55. Адрес: Чаллы шәһәре, Ш.Усманов урамы, 122 (49/20).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100