news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда Татфондбанк клиентлары булган эшмәкәрләргә ярдәм күрсәтү Штабы эшли башлый

Штабта белгечләрдән консультация алырга мөмкин булачак.

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Рөстәм Килсинбаев). Татарстан Президенты карамагындагы эшмәкәрләр хокукын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиевнең "Татфондбанк" клиентлары булган эшмәкәрләр белән очрашуында зыян күргән эшмәкәрләргә ярдәм күрсәтү Штабы төзү турында карар кабул ителде.

Штаб Чаллы шәһәренең Сәүдә-сәнәгать палатасында эшләячәк. Аның составына шәһәрнең Башкарма комитеты, банклар, Пенсия фонды, салым инспекциясе вәкилләре, юристлар, адвокатлар һәм игътисадчылар керә.

"Татфондбанк" клиентлары булган эшмәкәрләргә ярдәм күрсәтү Штабы 26 декабрьдән һәр көнне 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр эшәләячәк. Штаб вәкилләре белән (8552) 57-38-12, (факс) (8552) 57-42-93, 8917 235 45 55 телефоннары аша элемтәгә керергә мөмкин. Адресы: 423823, Татарстан Республикасы, Чаллы шәһәре, Шамил Усманов ур., 122 нче йорт (49/20) (Чаллы һәм Кама аръягы төбәге Сәүдә-сәнәгать палатасы.) Контактлы зат — Чаллы һәм Кама аръягы төбәге Сәүдә-сәнәгать палатасының юридик бүлеге җитәкчесе Юриков Эдуард Николаевич.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot