Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда Татарстан Президентына тракторлар биюен күрсәттеләр
Татарстан машина төзелеше комплексының казанышларына багышланган күргәзмәдә «КАМАЗ», «ЕлАЗ», «МТЗ-Татарстан» һ.б. техникасы тәкъдим ителде.
(Чаллы, 9 октябрь, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда Машина төзүчеләр көнен бәйрәм иткән вакытта республиканың машина төзелеше комплексы предприятиеләре казанышлары күргәзмәсен һәм тракторлар биюен карады.
«Машина төзелеше республиканың әйдәп баручы тармагы булып тора һәм 3 меңнән артык предприятиене үз эченә ала. Аларда 120 меңнән артык кеше эшли. Татарстанда ел саен Машина төзүчеләр көнен бәйрәм итү уңаеннан тантаналы чаралар үткәрелә», диделәр Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Урамдагы экспозициядә «КАМАЗ», «ЕлАЗ» җитештерү берләшмәсе, «РариТЭК Холдинг», «ТПК МТЗ-Татарстан», «Казаньсельмаш», «Форд Соллерс» һ.б. җитештергән техника тәкъдим ителгән.
Аерым алганда, «МТЗ-Татарстан» предприятиесе «Тракторлар биюе» музыкаль номерында катнашкан тракторларны тәкъдим итте. Музыкаль композиция астында җиде трактор биеде, шуларның өчесе - «Беларус-80Х», дүртесе - «Беларус-320.4» маркалы. Көн дәвамында күргәзмәгә килүчеләр өчен биюне берничә тапкыр кабатладылар.
Моннан тыш, орган залы холлында Татарстан Президенты эчке экспозицияне карады, анда машина төзелеше предприятиеләре продукциясе тәкъдим ителгән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз