news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда Татарстан Президентына инвалид балалар катнашында әзерләнгән календарь күрсәттеләр

Рөстәм Миңнеханов фотографияләрне социаль челтәрдәге үз битенә урнаштырган.

(Чаллы, 3 декабрь, "Татар-информ", Эльвира Мөхәмәтдинова). Чаллыда хастаханә клоуннары Татарстан Президентына инвалид балалар катнашында әзерләнгән календарь күрсәтте. Бу хәл IV Республика социаль ориентлашкан коммерцияле булмаган форумда булды, дип хәбәр итә форумда катнашкан Вероника Шокилбаева.

Рөстәм Миңнеханов Чаллы җәмәгатьчеләре белән әңгәмә корганнан соң, фотографияләрен социаль челтәрдәге үз битенә урнаштырган.

Татарстан Президенты белән әңгәмә вакытында алар Яңа елга “Һөнәрләр дөньясы” календарен чыгарырга әзерләнүләрен җитергән.

Искәртеп үтик, Чаллыда “Хастаханә клоуннары” проекты 2012 елдан гамәлгә ашырылып килә. Атна саен анда катнашучылар Кама балалар медицина үзәгендә һәм психоневрология диспансерында авыру балалар янында була. Алар шулай ук 24 инвалид бала катнашучы “Уян” – “Проснись” инклюзив театрында да эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100