news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда тавыш бирүчеләрнең 83 проценты катнашкан

Сайлаучыларның 78,85 проценты "Бердәм Россия" өчен тавыш биргән

(Чаллы, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Чаллыда Татарстан Дәүләт советына депутатлар сайлау буенча тавыш бирүнең беренчел нәтиҗәләре чыгарылган. Кичә сайлау участокларына 285 мең 432 кеше килгән, бу 82,76 процентны тәшкил итә.

Бигрәк тә Үзәк районда яшәүчеләр активлык күрсәткән: анда 84,79 процент кеше тавыш биргән. Барлыгы 138 мең 064 сайлаучының 117 мең 063е тавыш бирүдә катнашкан.

Икенче урында - Комсомол районы. Биредә сайлау участокларына тавыш бирүчеләрнең 82,76 проценты килгән. 344 мең 903 сайлаучының 285 мең 432 се гражданлык бурычын үтәгән.

Автозавод районында сайлау участокларына 115 мең 474 кешенең 94 мең 045 е килгән, - бу тавыш бирүчеләрнең 81,44 проценты дигән сүз.

Сайлаучыларның 78,85 проценты "Бердәм Россия" өчен  тавыш биргән. Тагын 5,91 проценты - КПРФны , 2,53 проценты ЛДПРны , 3,31 проценты "Гадел Россия"не , 0,68 проценты "Родная партия"не, 0,45 проценты "Родина"ны, 6,79 проценты "Коммунисты Россия" партиясен сайлаган, дип хәбәр итә шәһәрнең матбугат хезмәте.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100