news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда татарча кино төшерәчәкләр

Фильмның төп геройлары студентлар.

(Чаллы, 16 август, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы", Мирһади Разов) Чаллыда "Күкәйле гөл" исемле татарча нәфис фильм төшерергә ниятлиләр. Тиздән анда төшер өчен актерлар сайлап алу башлана, дип яза җирле басма.

Фильмның төп геройлары студентлар. Алар җәй көне авылга эшкә килгәч бер йортның өй түбәсе астында яшерелгән хәзинәнең картасын табалар. Менә шуннан маҗаралар башлана да инде.

Әлеге картинаны киләсе елда төшерә башларга уйлап торалар. Хәзерге вакытта фильмга хәйриячеләр әзләү бара. Аның режессеры күп еллар Чаллы телелевидениесендә эшләгән Рамил Таҗиев.

news_right_1
news_right_2
news_bot