news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда татарча көрәш һәм кул көрәше буенча мөселман яшьләренең берләшкән турниры бара

Татарстан Диния Нәзарәте кубогы һәм Хаҗга юллама өчен республиканың 19 районыннан һәм Башкортостаннан йөздән артык спортчы көч сынаша.

(Казан, 7 апрель, "Татар-информ"). Бүген Яр Чаллыда Татарстан Республикасы Мөселманнарының Диния Нәзарәте кубогына татарча көрәш һәм кул көрәше буенча Х мөселман яшьләренең берләшкән турниры уза. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ярышларда республиканың 19 районыннан һәм Башкортостан Республикасыннан 100 дән артык спортчы катнаша.

Катнашучыларны сәламләп, мөфти Камил хәзрәт Самигуллин мөселманнар өчен көрәш ят күренеш түгеллеген искәртте, үрнәк итеп бөек татар мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗанинең көрәш белән мавыгуын әйтте һәм пәйгамбәребезнең (с.г.в.) Рукана белән көрәшүе һәм аны җиңүе, берничә сарык отуы хакындагы хәдисне дә искә төшерде. Шулай ук "Бездән тырышлык, тәүфыйк - Аллаһы Тәгаләдән", дип барлык спортчыларга уңышлар теләде, диелгән әлеге хәбәрдә.

Ярышларны ачу тантанасында Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев катнашты. "Җиңүчене билгеләүдән бигрәк бу ярышларда аралашу мөһим, - диде ул. - Пәйгамбәребез (сгв) безнең дин кардәшләребезгә аралашып яшәргә кушкан. Шуңа күрә савап бүләк алуда түгел, савап - катнашуда."

"Бүләк алуга игътибар күп булуы тикмәгә генә түгел: турнир ахырында үз төркемнәрендә җиңүчеләр арасында җирәбә уздырыла һәм анда отучы турнирның иң олы бүләге – хаҗга юллама белән бүләкләнә. Шушы призга өметләнеп ярышларның иң өлкән катнашучысы 66 яшьлек дөнья чемпионы Фәнис абый Нуретдинов та килде. Ул бу ярышларда 4 ел рәттән катнаша. Ярышларда катнашу һәм Хаҗга юлламаны алу теләге аны намаз уку тәртипләрен өйрәнергә этәрә. Ә Әлмәттән килгән 38 яшьлек Фәнил Мингазов 2010 елда Хаҗга бару бәхетенә ирешсә дә, Нәзарәтнең бу ярышларын барыбер калдырмый", дип яза Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Бүгенге ярышларда катнашучылар арасында 3 дөнья чемпионы, 9 спорт мастеры һәм 17 спорт мастерына кандидат бар. Уеннарга көрәш буенча - 63, кул көрәше буенча 42 спортчы килгән. Алар барысы да алдан намаз уку тәртибен белү буенча тест узды.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100