news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда "Татарча диктант" язачаклар

Акция Татарстан, Россия һәм шулай ук чит ил мәйданнарында 25 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә башланып китә.

(Чаллы, 22 ноябрь, "Татар-информ"). Чаллыда 25 ноябрьдә татар теленнән белемнәрне тикшерү буенча “Татарча диктант” язуда ике мәйдан булачак. Аның берсе Чаллы дәүләт педагогия университеты һәм , икенчесе, М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназия, дип җиткерә чараны оештыручылар.

Диктант язуда катнашучыларга татар әдибе Әмирхан Еникинең “Җиз кыңгырау” әсәреннән өзек тәкъдим ителә. Диктантны филологлар, профессорлар һәм филология фәннәре докторлары тикшерәчәк. Һәр мәйданда текстны атказанган мәдәният, сәнгать хезмәткәрләре, язучылар укыячак.

“Татарча диктант” тугыз илдә һәм Россиянең 20 төбәгендә узачак. Акция Татарстан, Россия һәм шулай ук чит ил мәйданнарында 25 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә башланып китә. Казанда әлеге чара биш урында узачак, теләге булганнар татар теленнән үз мөмкинлекләрен тикшереп белә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100