news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда Татар яшьләре форумында йөзгә якын студент катнашкан

Форум татар телен, мәдәниятен популярлаштыру һәм үстерү максатыннан оештырылган.

Чаллыда Татар яшьләре форумында йөзгә якын студент катнашкан
tatar-congress.org

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). 25-26 ноябрьдә Чаллының «Нур» яшьләр үзәгендә «Татар яшьләре форумы» узды. Анда Чаллы шәһәреннән югары һәм профессиональ уку йортларыннан йөзгә якын студент катнашты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

Форумны Чаллы хакимиятенең яшьләр идарәсе, «Нур» яшьләр үзәгендә «Мизгел» милли-мәдәни клубы оештырган.

Форум яшьләрдә татар теленә карата мәхәббәтне уяту, милли үзаңны формалаштыру, татар телен, мәдәниятен популярлаштыру һәм үстерү максатыннан оештырылган.

Кунак һәм проектлар эксперты буларак Казаннан Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова чакырылган иде.

Нәтиҗәдә яшьләр ике көн дәвамында төркемнәргә бүленеп эшләгәндә 7 проект ясаган: Алар — «Татарча Life», квест-уен «Татар теле», «Tat print», квест-уен «Татар яшьләре җыелган җирдә», «Tatar city», «ЖырлаОке, «Тәмле тамак».



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100