Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда Татар яшьләре форумын экологик юнәлештә уздырганнар
Чарада катнашучылар кәгазь-каләм урынына Miro интерактив тактасын кулланган.
(Чаллы, 24 октябрь, «Татар-информ», Гөлназ Хәбибуллина). Чаллының «Нур» яшьләр үзәгендә үткәрелгән Татар яшьләре форумы быел экологик юнәлештә узган. Бу хакта URBANTATAR берләшмәсе җитәкчесе, Татар яшьләре форумының оештыручысы Гүзәл Әхмәтгәрәй хәбәр итте.
«Без быелгы Татар яшьләре форумы кысаларында кәгазь-каләм кулланмадык. Чарада катнашучылар проектлар турындагы мәгълүматны Miro интерактив тактасына онлайн режимда тутырдылар. Шулай ук жюри әгъзалары да форумда катнашучы командаларга үз бәяләрен телеграм-канал аша бирде», — дип билгеләп үтте ул.
Гүзәл Әхмәтгәрәй сүзләренчә, әлеге юнәлешкә игътибар бирү юкка гына түгел.
«Узган елгы форумда Мөслим кызы, Чаллы дәүләт педагогика университеты студенты Алсу Җәлилованың „Экобизәк“ проекты җиңү яулаган иде. Ул әлеге проектын уңышлы гына үстерә, инстаграмда экологиягә багышланган беренче татар аккаунтын да булдырды. Кәгазьдән баш тартып, безнең дә әлеге экологик проектка үз өлешебезне кертәсебез килде», — диде оештыручы.
Быел форумчылар уңышлы эшләп килүче 8 татар проектын камилләштерү юлларын тәкъдим итте дип язган идек. Алар милли проектларның өстенлекләрен һәм кимчелекле якларын, максатчан аудиториясен, проектларны коммерцияләштерү ысулларын реаль вакыт режимында күрсәткән.
Татар яшьләре форумы татар теле һәм мәдәнияты белән кызыксынуны арттыру, сәләтле һәм талантлы яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү, аларның иҗади потенциалын үстерү максатыннан үткәрелә. Быел чарада 70 югары сыйныф укучысы һәм студент катнашкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз