news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда татар телендә иң яхшы алып баручыны ачыклаячаклар

Чаллы шәһәренең һөнәри һәм югары белем бирү оешмаларында белем алучы студентларны бәйгедә катнашырга чакыралар.

(Чаллы, 1 март, «Татар-информ», Евгений Сироткин). Чаллыда «Нәфис сүз остасы» бәйгесендә татар телендә иң яхшы алып баручыны ачыклаячаклар. Конкурсның финалы 20 мартта «Нур» яшьләр үзәгендә уза.

Бәйге татар телен популярлаштыру һәм талантлы яшьләрне, аларның иҗат потенциалын ачыклау, яшьләрдә мәдәни-ял эшчәнлегенең һөнәри дәрәҗәсен күтәрү максатыннан үткәрелә.

Конкурсны «Мизгел» клубы рәсми чараларны алып баручы; күңел ачу шоу-программаларын, шул исәптән массакүләм һәм спорт чараларын алып баручы; йола, фольклор, күңел ачу-уен программаларын алып баручы номинацияләре буенча үткәрә.

Бәйгедә катнашу өчен 16 мартка кадәр mizgel1919@mail.ru электрон почтасына гариза юлларга кирәк. 

news_right_1
news_right_2
news_bot