news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Чаллыда “Татар бәйрәме” милли проектына старт бирелә

Милли бәйрәмнәр, мәдәни хәзинәләрне яңартмакчылар

(Казан, 16 октябрь, “Татар-информ”). 1 ноябрьдән “Шатлык” яшьләр үзәгендә “Татар бәйрәме” милли проектына старт бирелә. Әлеге проект Татарстанның милли бәйрәмнәре, тарихи һәм мәдәни хәзинәләрен халыкка кире кайтару максаты белән оештырыла. Анда 15 яшьтән алып 20 яшькәчә укучылар һәм студентлар катнаша ала, дип белдерә “Шәһри Чаллы” басмасы. 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100