Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган интеллектуаль уен булачак
Интеллектуаль уен "Нур" яшьләр үзәгендә татар телендә узачак.
(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ», Евгений Сироткин). 22 ноябрьдә Татарстанның Чаллы шәһәрендәге «Нур» Яшьләр үзәгендә татар телендә интеллектуаль уен узачак.
«Татар-информ» хәбәрчесенә оештыручылар сөйләвенчә, әлеге уенда катнашырга урта һәм югары һөнәри югары уку йортлары студентларын чакыралар. Әле гаризаларн белән 20 ноябрьгә кадәр мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Интеллектуаль уен ТАССР оешуның 100 еллыгына багышлана. Командада кеше саны бишкә кадәр булырга мөмкин.
Уен «Мизгел» милли мәдәни клубы «Нур» Яшьләр үзәге һәм шәһәр хакимияте Мәгариф идарәсенең яшьләр эшләре бүлеге ярдәмендә үткәрелә.
Интеллектуаль уен Татарстан Республикасы Президентының “Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәте концепциясе турынада”гы Указы нигезендә “2016-2018 елларга Чаллыда муниципаль милли сәясәт программасын тормышка ашыру” кысаларында оештырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз