news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда танылган фотограф һәм рәссам Фаил Исламов вафат булган

Фаил Исламов 22 ел дәвамында “Көмеш кыңгырау” газетасында эшләде.

Чаллыда танылган фотограф һәм рәссам Фаил Исламов вафат булган
chelny-rt.ru

(Яр Чаллы, 14 июль, “Татар-информ”, Эльвира Мөхәммәтдинова). Яр Чаллыда танылган фотограф, рәссам-дизайнер Фаил Исламов 58 яшендә вафат булган. Бу хакта "Көмеш кыңгырау" газетасы сайтында хәбәр ителә.

Фаил Исламов шимбәгә каршы төндә вафат булган. Аны туган ягы, Актаныш районы Уръяды авылында җирләячәкләр.

  • Фаил Исламов 22 ел дәвамында Татарстанда чыга торган татарча балалар газетасы “Көмеш кыңгырау”да эшләгән. Республика һәм шәһәр журналистика конкурсларында җиңгән, татар мәдәнияте белән бәйле чараларда актив катнашкан, туган телне саклау мәсьәләсендә үз фикерен актив белдергән.

Хезмәттәшләре аны тугры дус, үткен сүзле әңгәмәдәш, бай мәдәни багажлы кеше буларак искә ала. Ул балалар психологиясен яхшы аңлаган һәм татар телен нечкә тоемлаган, үзенчәлекле сәнгать стиленә ия булган. Фаил Исламов Татарстанның иң яхшы рәссам-иллюстраторы булып саналды. Күп кенә татар басмалары белән хезмәттәшлек иткән, берничә дистә балалар китапларын бизәгән.

“Фаил бик якты кеше иде. Авыр хәлләрдә беркайчан да ярдәм итүдән баш тартмады. Энергияле, үткен кеше, бик матур җырлый иде. Эштә һәрчак төгәл булды, һәр нәрсәгә иҗади яктан якын килә иде һәм алыштыргысыз булды. Аның үлеме барыбыз өчен дә бик зур югалту”, - диде “Татар-информ”га “Көмеш кыңгырау” газетасы хезмәткәре һәм “Мәйдан” журналы редакторы урынбасары Факил Сафин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100