news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда танылган эшкуар, украиннар җәмгыяте башлыгы Василий Маньковский вафат

Маньковский 30 ел элек махсус автомобильләр өчен егәрлек сайлау тартмалары җитештерү буенча предприятие төзегән, алга таба әлеге предприятие «КОМ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә әверелгән.

Чаллыда танылган эшкуар, украиннар җәмгыяте башлыгы Василий Маньковский вафат

(Чаллы, 19 июль, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда танылган эшкуар, «КОМ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә нигез салучы һәм аның директорлар советы рәисе, Автокаладагы украиннар җәмгыяте башлыгы Василий Маньковский вафат булган.

Василий Манкьковский 1950 елның 8 маенда Одесса өлкәсенең Кодымский районы Крутые авылында туган. Ике югары белеме — Кама политехника институты һәм РФ Хөкүмәте каршындагы Халык хуҗалыгы академиясе дипломнары бар.

Хезмәт эшчәнлеген 1968 елда автотранспорт предприятиесендә башлаган, 1973-1981 елларда Чаллы пассажир автотранспорт предприятиесендә шофер булып эшләгән. 1990 елга кадәр «КАМАЗ» ачык акционерлык җәмгыятендә инженер булган. 30 ел элек махсус автомобильләр өчен егәрлек сайлау тартмалары җитештерү буенча предприятие төзегән, алга таба әлеге предприятие «КОМ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә әверелгән. 2008 елдан компаниянең директорлар советын җитәкләгән.

Василий Маньковский Автокалада эшкуар буларак кына түгел, Украиннар җәмгыяте җитәкчесе буларак та таныш. Аның тырышлыгы белән Чаллыда ел саен Украина мәдәнияте көннәрен үткәрә, Иван Купала бәйрәмен билгеләп үтә һәм күп кенә башка чаралар оештыра башлаганнар.

Украинада иҗтимагый-сәяси вазгыять киеренке төс алгач, Василий Маньковский качакларны кабул итү, үз якташларын Чаллыда эшкә урнаштыру һәм документларын рәсмиләштерүдә ярдәм күрсәтү буенча шактый эшләрне үз өстенә алган. Маньковский шулай ук Донбасска күп тапкырлар гуманитар ярдәм озатуның инициаторы һәм оештыручысы булган.

Ни белән генә шөгыльләнсә дә, Василий Владимирович аларның барысын да сыйфатлы итеп башкарды, дип искәрттеләр компаниядә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100