news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда талпан кадалу очрагы теркәлгән

2017-2018 еллар белән чагыштырганда, быел талпаннар иртәрәк уянган.

(Казан, 11 апрель, "Татар-информ"). Быел Чаллыда беренче талпан кадалу очрагы белән мөрәҗәгать итү теркәлгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

2017-2018 еллар белән чагыштырганда, быел талпаннар иртәрәк уянган. Белгечләр моны җылы һава торышы белән бәйлиләр.

Белгечләр талпаннарны мөстәкыйль рәвештә алырга ярамаганлыгы турында искәртә. 

Министрлык хәбәрендә әйтелгәнчә, талпаннарның якынча 10 проценты аша энцефалит һәм боррелиоз авырулары йога. Бу буыннарның, йөрәкнең һәм нерв системасының зарарлануына китерә торган куркыныч авырулар. Әлеге авырулар үлемгә дә китерергә мөмкин, шуңа күрә табибка вакытында мөрәҗәгать итү мөһим.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100