news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда тал песиләре уяна башлаган

Бакчачылар сирень куакларының да бөреләре бүрткәнне хәбәр иттеләр.

(Чаллы, 21 ноябрь, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Ноябрь аенда торган җылы көннәрнең табигаткә тәсире инде күренә башлаган. Кышкы йокыга китәсе агач-куаклар киредән бөреләнеп маташа икән. Бу хәл Чаллының Чулман һәм Мәләкәс елгасы ярында үскән талларда да күренә. Аларда тал песие барлыкка килгән, дип яза җирле басма.

Бакчачылар сирень куакларының да бөреләре бүрткәнне хәбәр иттеләр. Күрше Алабуга районы Тойма елгасы талларында да шул ук хәл күзәтелә. "Түбән Кама" милли паркы кече фәнни хезмәткәре Альберт Галиев тал песиләрен сурәткә дә төшереп алган. Көннәр болай плюс тамгасы белән торса, күп агачлар бөреләнергә мөмкин. Ә белгәнебезчә алда торган кышкы салкыннар аларга зыян гына салачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100