news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда такси йөртүче артка чигенгәндә ике яшьлек баланы бәрдергән

Машина бәрдергән вакытта кыз әнисе белән бергә юлның машиналар йөри торган өлешендә булган.

Чаллыда такси йөртүче артка чигенгәндә ике яшьлек баланы бәрдергән
Чаллы Дәүләт автоинспекциясе

(Чаллы, 31 июль, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда такси йөртүче артка чигенгәндә ике яшьлек баланы бәрдергән. Бу хакта җирле Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Кичә Автозавод проспектында, 59а йорты каршында, 42 яшьлек таксист «Лада Гранта»да артка чигенеп урыныннан кузгалганда маневрның куркынычсызлыгына инанмаган.

Нәтиҗәдә, әнисе белән бергә юлның машиналар йөри торган өлешендә булган ике яшьлек кыз баланы бәрдергән. Җәрәхәтләнгән кыз Кама балалар медицина үзәгенә китерелгән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot