news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда тагын бер һәйкәл куелды

Чарага Никита Каймановның Мәскәүдән һәм Түбән Камадан күпсанлы туганнары да килде.

(Чаллы, 26 сентябрь, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы", Ләйсән Ханова). Чаллыда Никита Кайманов исемендәге кадет мәктәбе каршында Геройга обелиск ачтылар. Никита Фадеевич Кайманов – безнең якташыбыз. Ул тумышы белән, хәзер Түбән Кама районына керүче Прости авылыннан. 1907 нче елның 24 нче сентябрендә дөньяга килә булачак Герой, дип яза җирле басма.

1941 нче елның июнендә, чик сакчылары отряды штабының бүлек башлыгы буларак, аяусыз сугышларда катнаша. СССРның Карелия белән чигендә 146 кешелек отряд бик күп тапкыр атакаларны кире кайтара. Тик һөҗүм янә кабатлана, янә... Яралылар, батырларча һәлак булган көрәштәшләр. Якташыбыз Никита Кайманов, үз өстенә зур җаваплылык ала. Ул сугышчыларны камалыштан чыгарырга ниятли. Сазлыклар һәм урманнар аша, ач, хәлсез отряд 146 чакрым юл үтеп, ниһаять, безнекеләргә барып кушыла. Никита Каймановның тәвәккәллеге, кыюлыгы көрәшчеләрне рухландырып тора...

Батырлыгы өчен якташыбызга Ленин ордены һәм "Алтын Йолдыз" медале белән бергә Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Чаллының 47 нче санлы кадет мәктәбе 2015 нче елдан бирле Никита Кайманов исемен горур йөртә.

Обелиск ачылу тантанасында шәһәрнең көч структуралары, җәмәгать оешмалары вәкилләре, кадетлар һәм педагоглар катнашты. Шулай ук чарага Никита Каймановның Мәскәүдән һәм Түбән Камадан күпсанлы туганнары да килде. Алар Геройның истәлеген мәңгеләштерүгә керткән өлешләре, тарихны онытмаулары өчен мәктәп директоры Марсель Мөхәмәдиевка, педагогларга һәм укучыларга, чаллылыларга ихлас рәхмәт хисләрен җиткерде. Кунаклар өчен кадетлар чыгышы һәм шәһәр буенча экскурсия оештырылды.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100