news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда табылган кеше сөякләре башка төбәктән китерелгән булуы ачыкланган

Әлеге урынга барган тикшерүчеләр төркеме җиде фрагмент, шул исәптән умыртка баганасы һәм бот сөяге элементларын тапкан.

(Чаллы, 26 июль, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда табылган кеше сөякләре чит төбәктән китерелгән. Хәзер тикшерүчеләр сөякләренең башка төбәктән Чаллыга ничек китерелүен ачыклый. РФ Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсенең Чаллы бүлеге җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

Кеше сөякләрен Шлюзовая урамында чистарту корылмалары янында ком бушаткан вакытта бер экскаваторчы тапкан. Әлеге комны бирегә биш чыганактан китергәннәр.

«Шул сәбәпле кеше сөякләренең Чаллыга кайсы төбәктән китерелүен белеп тә булмый», - дип искәртте Тикшерү комитеты вәкиле.

Әлеге урынга барган тикшерүчеләр төркеме җиде фрагментка, шул исәптән умыртка баганасы һәм бот сөяге элементларына тап булган.

Тикшерүчеләр әйтүенчә, кешенең ни сәбәпле үлүен ачыклавы җиңел булмаячак: аның суда батып үлүе, яки комга күмеп куйган булулары ихтимал. Кешенең шәхесен ачыклау сөякләрнең комда ничә ел ятуына бәйле. Комда бик озак яткан очракта кешене тануда җитди кыенлыклар туарга мөмкин. Сөякләрне экспертизага озатканнар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100