news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда төзелеш мәйданында эшче һәлак булган

Өлкән яшьтәге ир-ат алтынчы каттан егылып төшкән.

(Казан, 17 май, «Татар-информ»). Чаллыда төзелеш мәйданында 67 яшьлек эшче һәлак булган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына хокук саклау органнарындагы чыганак.

Кичә иртәнге унберенче яртылар тирәсендә Мәләкәс аръягы микрорайонындагы төзелеш мәйданында өлкән яшьтәге ир-ат алтынчы каттан егылып төшкән.

Фаҗига урынына ашыгыч ярдәм табиблары килгәндә ул инде үлгән булган.

Әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100