Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда төзелеш мәйданчыгында түшәм плитәсе җимерелеп, ике кеше имгәнгән
Гадәттән тыш хәл кичә Яңа шәһәрнең 17 нче комплексында булган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Чаллыда төзелеш мәйданчыгында түшәм плитәсе җимерелеп, ике кеше зыян күргән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.
Гадәттән тыш хәл турындагы хәбәр 112 бердәм номерына көндезге өчләр тирәсендә килгән.
Бу хәлне үз күзләре белән күрүчеләр хәбәр иткәнчә, Яңа шәһәрнең 17 нче комплексында «Күргәзмәләр үзәге» төзелеш мәйданчыгында бер катлы бинаның түшәм плитәләре өлешчә җимерелеп төшкән.
Нәтиҗәдә, 32 яшьлек Үзбәкстан гражданины һәм 58 яшьлек Төркия кешесе төрле тән җәрәхәтләре алган. Ир-атлар хастаханәгә барудан баш тарткан.
Урында 55 нче янгын-коткару часте башлыгы урынбасары җитәкчелегендә Чаллы шәһәренең эзләү-коткару төркеме эшли. Плитә кабат җимерелеп төшәр дигән куркыныч юк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз