news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда төзелеп бетмәгән бинадан егылып төшкән 15 яшьлек кыз хастаханәдә вафат булган

Җинаять эше кысаларында шаһитлардан сорау алалар, фаҗига булган урынны тикшерәләр, шулай ук суд-медицина һәм химик экспертизалар билгеләнгән.

(Чаллы, 13 август, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда 61нче комплекстагы төзелеп бетмәгән бинадан егылып төшкән 15 яшьлек кыз кичә хастаханәдә үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына РФ Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсенең Чаллыдагы бүлекчәсе тикшерүчесе Эмиль Әмирҗанов хәбәр итте.

«Татар-информ» агентлыгы 31 июль көнне «Алан» базары янындагы төзелеп бетмәгән бина янында булган фаҗига - яшүсмер кызның бу бинаның икенче катыннан егылып төшүе хакында хәбәр иткән иде инде. Кызны авыр хәлдә реанимациягә китерәләр. Берничә көннән соң аны Республика балалар клиник хастаханәсенә күчерәләр. Ул шунда ике атна комада ятып, 12 августта үлгән.

«Җинаять эшен тикшерү дәвам итә. Хәзерге вакытта шаһитлардан сорау алалар, фаҗига булган урынны тикшерәләр, шулай ук суд-медицина һәм химик экспертизалар билгеләнгән. Соңыннан тиешле нәтиҗә ясалачак», - диде тикшерүче. 

news_right_1
news_right_2
news_bot