news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда Төркиядә ял итеп кайткан бер балада йогышлы авыру тапканнар

Ул һава-тын юллары һәм юылмаган җиләк-җимеш, яшелчә аша да йога.

(Чаллы, 12 июль, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Чаллыда Төркиядә ял итеп кайткан бер балада йогышлы Коксаки дигән авыру тапканнар. Бу вирус сабый организмындагы бар инфекцияне "йокыдан уята" икән. Ул һава –тын юллары һәм юылмаган җиләк-җимеш, яшелчә аша да йога, дип яза җирле басма.

Әлеге чирләгән баланың авыз куышлыгы бозылган, теш казналары суелып чыккан. Эче китеп, югары температура белән интеккән. Сабыйның тәненә кызамык кебек таплар чыккан. Аны табиблар бер атна дәвамында антибиотиклар белән дәвалап аякка бастырганнар. Әммә хәлсезлеге һаман да бар икән.

Җәй  -йогышлы авыруларга таралу өчен уңай вакыт. Бигрәк тә җылы якларга баручылар балаларын һәм үзләрен төрле чирләрдән сакласыннар иде. Экзотик чиле-пешле ризыклар ашамагыз, җиләк-җимешне югач кына авызга алыгыз. Чит илләрдә отельләрдәге бассейннарда да йогышлы чирләр вируслары булу ихтималын һәркем белергә тиеш, диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot