news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда тәрбиячедән 5 яшьлек малайны кыйнауда шикләнәләр

Баланы каты баш авыртуы белән хастаханәгә озатканнар.

Чаллыда тәрбиячедән 5 яшьлек малайны кыйнауда шикләнәләр
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 1 август, “Татар-информ”). Чаллы балалар бакчасы тәрбиячесеннән 5 яшьлек малайны кыйнауда шикләнәләр. Бу хакта “Челнинские известия” хәбәр итә.

Бу хәл кичә кич булган. Малайның әнисе автәшәһәрнең 53 нче комплексында урнашкан балалар бакчасыннан алырга килгән. Бала тәрбияче сукты дип зарланган, ул аягында басып кала алмаган, китап киштәсенә бәрелгән һәм егылган.

Кич белән бала баш авыртуына зарланган һәм ата-анасы "Ашыгыч ярдәм" машинасы чакырган. Баланы хастаханәгә алып барганнар, табиблар караган һәм өенә кайтарганнар.

Мәктәпкәчә учреждение педагогы үз гаебен кире кага. Тәрбияче малайга бары тик кисәтү ясавын белдерә. “Миңа калса, бала әнисеннән курыккан. Аның әнисе бик кырыс, шуңа күрә миннән алда әйтергә булгандыр. Китап киштәсенә берничек тә бәрелә алмый, ул биектә урнашкан. Моның өчен баланы күтәрергә кирәк. Мин балалар бакчасыннан эштән китәргә булдым – бу минем соңгы тамчы сабырлыгым иде”, - дип шәрехләгән бу вәзгыятьне тәрбияче.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100