news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда тәрәзәдән әйберләр ыргытучы бала янына коткаручылар чакырганнар

Бу вакытта аның 60 яшьлек әбисе йоклаган һәм берни дә абайламаган.

(Казан, 20 июль, "Татар-информ"). Чаллыда әбисе йоклаганда, 2 яшьлек оныгы тәрәзәдән өйдәге әйберләрне ыргыта башлаган. Узып баручылар коткаручылар чакырган. Бу турыда "Татар-информ"га Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

ЗЯБ бистәсендә ачык тәрәзәдән өйдәге әйберләрне ыргытып торучы бала турындагы хәбәр 112 номерына килгән. 

Урынга килгән коткаручылар нәни хулиган фатирына кергәннәр. Бу вакытта аның 60 яшьлек әбисе йоклаган һәм берни дә абайламаган. Малайны полициядә балалар белән эшләүче инспекторга тапшырганнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot