news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда төнлә ике автомобильне яндырганнар

Янгында безнең илдә җитештерелгән ике җиңел машина янган.

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ», Светлана Белова). Төнлә 2 сәгать 30 минутта Чаллыда 49нчы комплексның 22а йорты подъездларының берсе янында «Ока» автомобиле януы турында хәбәр алынды, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин.

Һәлакәт урынына янгын һәм полиция хезмәткәрләре килгән. Коткаручылар килгәндә автомобильне ут камап алган булган. «Ока»дан ярты метр гына торган KIA Sportage автомобиленә ут кабу ихтималын булган. 7 минуттан янгын сүндерелгән. «Ока» тулысынча янып беткән, янгында кешеләр зыян күрмәгән. Башлангыч фаразлар буенча, автомобильгә ут төрткәннәр.

Шул ук вакытта әлеге йорт янәшәсендәге «Пятерочка» кибете парковкасында «Лада Калина» машинасы да янган. Полиция хезмәткәрләре янгынны утсүндергеч ярдәмендә сүндергән. Автомобиль салоны тулысынча янып беткән.

Әлеге очракта да, башлангыч фаразлар буенча, автомобильгә ут төрткәннәр.

Ике ут төртү очрагы да янгын сүндерүче дознавательләр һәм полиция хезмәткәрләре тарафыннан ачыклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100