Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда тәүлек буе Бөек Ватан сугышы турында документаль фильм күрсәтәчәкләр
Чаллыда тәүлек буе Бөек Ватан сугышы турында документаль фильм күрсәтәчәкләр
(Чаллы, 20 апрель, “Татар-информ”, Илисә Ганиева). Чаллыда Җиңүнең 60 еллыгына багышланган төп тантаналар 8 майда башланачак, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ” агентлыгына шәһәр хакимиятенең матбугат хезмәтендә. Бу көнне Студентлар урамында реставрацияләнгән мемориалны ачу тантанасы узачак, зур экранда тәүлек дәвамында Бөек Ватан сугышы турында документаль фильм күрсәтеләчәк.
Шулай ук ачык һавада музей оештырылачак, анда “үлем үзәне”ннән эзтабарлар алып кайткан артефактлар тәкъдим ителәчәк. Белгечләр килүчеләргә казу эшләре тарихы, Ватаныбызны саклап һәлак булган якташларыбыз турында сөйләячәк. 9 майда иртәнге сәгать унда митинг башланып, аннары Җиңү парады булачак. Ә кичен Мәйданда факеллар белән тантаналы йөреш булачак һәм бер минутлык тынлык игълан ителәчәк. Бәйрәм чаралары 22 сәгатьтә салют белән тәмамланачак.
Чаллы хакимияте башлыгының “Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 60 еллыгына әзерләнү һәм бәйрәм итү турында”гы карары әле февральдә үк имзаланган иде. Беркем дә игътибардан читтә калмасын өчен сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре исемлеге төзелде. 9 майга бүләкләр һәм акча сугышта катнашкан 1800 кешегә һәм 15 меңнән артык тыл хезмәтчәненә тапшыралачак. Шәһәрдә сугыш ветераннарының тормыш шартлары тикшерелде һәм шуның нәтиҗәләре буенча социаль ярдәм чаралары кабул ителгән. Аерым алганда, апрель һәм май айларында ялгыз ветераннар яшәгән 35 фатирда косметик ремонт ясалачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз