news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда, Түбән Камада һәм Әлмәттә шәһәр транспортында йөрү бәяләре артты

Бу шәһәрләрдә автобус яки троллейбуста йөрү 25 сум булачак.

Чаллыда, Түбән Камада һәм Әлмәттә шәһәр транспортында йөрү бәяләре артты
архив/Михаил Захаров

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Чаллыда, Түбән Камада һәм Әлмәттә җәмәгать транспортында юл бәяләре артты. Бу карарны Тарифлар буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты чыгарган.

«Әлеге карарның 1 пунктында билгеләнгән иң югары тарифлар карар үз көченә кергәч гамәлдә була. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көннән соң 10 көн узгач үз көченә керә», — диелә документта.

Әлмәттә автобуста яки троллейбуста бер билет 25 сум булачак, ә 100 мәртәбә яки аннан күбрәк йөрү өчен озак вакыт кулланыла торган билет белән түләгәндә — 20 сум булачак. Түбән Камада һәм Чаллыда трамвайда һәм автобуста юл бәясе 25 сумга кадәр артты, ә 100 мәртәбә яки аннан күбрәк йөрү өчен озак вакыт кулланыла торган билет белән түләгәндә — 20 сум булачак.

Чаллыда, Әлмәттә һәм Түбән Камада бәяләр артканчы җәмәгать транспортында йөрү 22 сум иде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot