Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда сыра алтакталары кануннарны бозып эшләнгән дип табылган
Монополиягә каршы федераль хезмәт Чаллы халкын сыраны ачыктан-ачык рекламалауга каршы көрәшергә чакыра.
(Яр Чаллы, 5 октябрь, “Татар-информ”, “Шәһри Чаллы”, Зөлфия Галимова). Монополиягә каршы федераль хезмәт Чаллы халкын сыраны ачыктан-ачык рекламалауга каршы көрәшергә чакыра. Шәһәребездәге сыра алтакталары кануннарны бозып эшләнгән дип табылган. Гамәлдәге кануннар буенча, алкогольле эчемлек исемнәрен сәүдә нокталары исемендә файдаланырга да ярамый, дип яза “Шәһри Чаллы” газетасы.
Монополиягә каршы федераль хезмәтенең Татарстан буенча җитәкчесе урынбасары Рузалин Хәбибулин Чаллыдагы очрашуда халыкны канун бозучылар белән көрәшергә чакырды.
Чаллыда “Изба” дигән сыра сату челтәре канунны бозган дип табылган. Канун буенча алтакатада оешманың фирма исеме, аның адресы һәм эш вакыты гына күрсәтелергә тиеш.
Әгәр сезнең фикерегезчә, алтакта канун бозып эшләнгән булса, (843) 236-89-22 телефонына шалтыратырга кирәк. Материалга фото беркетелсә, тагын да яхшы.
Монополиягә каршы хезмәтнең сыраны рекламалауга көрәшен шәһәрдәшләребез хуплады. Гөлия Хәкимова: “Мин кибеттә эшләсәм дә, сыраны рекламалауга һәм сатуга каршы. Шул сыраны эчеп күпме яшьләр бозыла. Аның урынына сәламәтлек өчен файдалы эчемлекләр җитештерсеннәр иде”, - ди. ТЭЦ хезмәткәре Илнур Хәлилов: “Күптән кирәк иде. Мин үзем спиртлы эчемлек белән мавыкмагач, сыра эчүчеләрне гомумән аңламыйм. Сыраны рекаламалауны гына түгел, сатуны да чикләргә кирәк, - дип тәкъдим итә. - Хәлемнән килсә, кулларына шешә тотып урамда, җәмәгать транспортында йөргән кешеләргә штраф салыр идем. Алар бит җәмәгать тәртибен бозып кына калмыйлар, законсыз рәвештә сыраны рекаламалыйлар да”.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз