news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда суыткыч җитештерү заводы ачарга җыеналар

Елына 250 мең суыткыч җитештерергә ниятләнә

 (Казан, 11 февраль, “Татар-информ”). Кытайлылар Чаллыда суыткыч җитештерү заводы ачарга җыеналар. Бу уңайдан шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев “Haier” компаниясе вәкилләре белән очрашты. Проект җитәкчесе Ван Шоужун завод төзелешенә беренче этапта 50 миллион, икенчесендә 6 миллион доллар кирәклеген әйтте. Яңа завод “Мастер” Кама индустриаль паркы биләмәсендә булачак. Биредә башта елына 250 мең суыткыч җитештерергә планлаштыралар. Аннары бу сан 500 меңгә җитәргә тиеш. Товарны Россия һәм якын чит илләргә җибәрмәкчеләр. Заводта 2000 эш урыны булачак.

Декабрьдә җитештерелә торган суыткычларның модельләре расланачак, дип белдерә “Шәһри Чаллы” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot