news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда суга баткан 9 яшьлек баланы эзлиләр

Бу хәл бүген көндез ГЭС бистәсе яр буе тирәсендә булган.

(Казан, 25 июль, “Татар-информ”). Чаллыда суга баткан 9 яшьлек баланы эзлиләр. Бу турыда “Татар-информ” агентлыгына һәлакәт шаһитлары хәбәр итте.

Бу хәл бүген көндез ГЭС бистәсе яр буе тирәсендә булган. Якынча мәгълүматлар буенча, 9 яшьлек малай суга баткан.

Һәлакәт шаһитлары хәбәр итүенчә, гадәттән тыш хәл урынына коткаручылар һәм табиблар килгән.

Әлегә бала табылмаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot