news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда суга баткан 9 яшьлек баланы эзләү дәвам итә

Фаҗига кичә көндез ГЭС бистәсендә Габдулла Тукай исемендәге яр буе янында килеп чыккан.

(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). Чаллыда суга баткан 9 яшьлек баланы эзләү дәвам итә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы кичә көндез ГЭС бистәсендә Габдулла Тукай исемендәге яр буе янында 9 яшьлек малайның суга батуы турында хәбәр иткән иде. Бу хакта полицейскийларга баланың дуслары җиткергән.

Фаҗига булган урынга килгән 6нчы зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре, ике төркемгә бүленеп, малайны эзли башлаган. Беренче төркем трал ярдәмендә 986 квадрат метр мәйданда суның төбен тикшергән. Водолазлар исә 4 мең квадрат метрдан артык мәйданда сулыкны энә күзеннән үткәргән, әмма баланың гәүдәсен таба алмаганнар.

Бүген иртән эзләү эшләрен дәвам иткәннәр.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100