news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда суд дүрт баланы газаплауда шикләнелгән ир-атны кулга алган

Ир-ат балаларның кара янган урыннары булуын аларның үзара сугышуы белән аңлаткан.

(Чаллы, 13 февраль, «Татар-информ», Эльвира Мөхәмәтдинова). Чаллыда суд дүрт кечкенә баланы җәзалауда шикләнеп 25 яшьлек ир-атны сак астына алды.

Ир-атка дүрт баланы даими рәвештә кыйнауда гаепләү белдерелгән, аларның өчесе өчен ул үги әти, бер баланың - үз әтисе. Шулай ук ул өлкән балаларны — 15 һәм 12 яшьлек кызларны хәер сорарга мәҗбүр итүдә шикләнелә.

Тикшерү версиясе буенча, үги ата тарафыннан хокукка каршы гамәлләр балаларның әнисе катнашында булган. Хәзер әни кеше бишенчегә йөкле.

Судта ир-ат үз гаебен тулысынча кире каккан. Аның сүзләренчә, ул беркайчан да балаларны кыйнамаган һәм яла ягу корбаны булган. Ул судтан кыйнауга шикаятьнең әнисе балаларның үз әтиләреннән алимент алуга гариза биргәннән соң ук барлыкка килүенә игътибар итүне сорады.

Өлкән кызларның тәнендә кара янган урыннар яшүсмерләр еш кына үзара конфликтка керә һәм сугышудан барлыкка килгән, дип аңлаткан ул. Моны аларның йорт буенча күршеләре дә күрсәтмәләрендә раслады.

Ир-ат судны балаларның беркайчан да бернәрсәгә дә мохтаҗ булмавында ышандырырга тырыша. Ул судта үзен аклау өчен гаилә альбомыннан узган елгы фотосурәтләрне күрсәтте. Аларда балалар табигатьтә бәйрәм өстәле артында утыра.

Чаллыда яшәүче беркемне дә хәер сорарга, бигрәк тә башка шәһәргә чыгып китәргә мәҗбүр итмәгәнлеген әйтте. Ул беркайчан да бу торак пунктларда булмаганын раслый.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына билгеле булганча, ир-ат караклык белән бәйле тагын бер җинаять эше фигуранты булып тора. Утырыш нәтиҗәләре буенча судья тикшерү үтенечен канәгатьләндерүне кирәк дип саный һәм шикләнелгән затны сак астына алган. Чаллы кешесе 11 апрельгә кадәр Чистай тикшерү изоляторында булачак.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100