Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда суд беренче курстагы ике студент кызны ришвәт бирүдә гаепле дип тапкан
Студент кызлар укытучыга тарихтан зачет алу өчен икешәр мең акча күчергән.
(Чаллы, 2 июль, “Татар-информ”, Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда беренче курстагы ике студент кызны ришвәт биргән өчен хөкем иткәннәр. Бу хакта Автоград прокуратурасы хәбәр иткән.
Тикшерү фаразы буенча, КФУның Чаллы институты (филиал) икътисад бүлегенең беренче курсындагы ике студент кыз июнь аенда мобиль кушымта аша “Предприятие һәм оешмалар икътисады” кафедрасы доцентына икешәр мең акча күчергән. Әлеге акча хисабына алар белемнәрен тикшертмичә генә тарихтан зачет куелыр, дип фаразлаганнар.
Судта кызлар барысын да таныган. Аларның берсенә ун мең штраф салынган. Икенчесенә карата җинаять эше туктатылган. Әмма аңа биш мең штраф түләргә туры киләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз