Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда студентларның хезмәт отрядлары төзелә
Чаллы студентларына республикабызның үзендә, төрле өлкәләрдә (нигездә төзелешләрдә) эшләү өчен дә мөмкинлекләр тудырачаклар.
(Чаллы, 3 март, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Чаллыда беренче тапкыр “Студент һәм укучы яшьләрне эшкә урнаштыру үзәге”муниципаль автоном учереждениесе ярдәме белән студентларның хезмәт отрядлары төзелә башлады, дип яза "Шәһри Чаллы" газетасы.
Быелгы җәйдә студентлар кайларда эшләргә теләк белдерәләр соң? Казан федераль университетның Чаллы филиалында сораштырулардан күренгәнчә, яшьләрне күбрәк акчалы хезмәтләр җәлеп итә икән. Әйтик, Ерак Көнчыгышта балык эшкәртү комбинатына эшкә барырга теләүчеләр шактый икән. Сахалин балык эшкәртү комбинатында хезмәт хакы кызлар өчен аена 90 мең сум чамасы. Хезмәт тә җиңелләрдән түгел, консерва банкалары катыргы әрҗәләргә тутырасы. Ә егетләргә 120мең сум түләмәкчеләр, аларны үтә авыр хезмәтләргә куячаклар һәм эш сәгатьләре дә озынрак булачак. Сахалинга поезд белән барасы, билет бәясе бер якка 19 мең сум чамасы тәшкил итә.
Күпләрне Россия тимер юллары компаниясе ерак араларга йөрүче поездларга проводниклар булып эшләргә чакыра, 25 мең сум хезмәт хакы вәгъдә итәләр биредә.
Студентларның Кырымга бик барасылары килми, чөнки монда алар өчен хезмәт хакы уртача 10 мең сум тирәсе. Әммә диңгездә коенып, эшләп тә, ял итеп тә кайтуны исәпкә алсаң начар вариант түгел.
Чаллы студентларына республикабызның үзендә, төрле өлкәләрдә (нигездә төзелешләрдә) эшләү өчен дә мөмкинлекләр тудырачаклар, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз