Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда студентлар арасында картинг буенча турнир финалына кызлар да чыккан
Ярышта җиңгән Евгений Коренчукка “КАМАЗ-мастер” командасы йөк машинасында тест-драйв узу өчен сертификат тапшырганнар.
(Яр Чаллы, 16 сентябрь, "Татар-информ"). Чаллыда студентлар арасында картинг буенча икенче шәһәр турнирында финалга 18 студент чыкты. Алар арасында өч кыз да бар. Бу хакта ярышларны оештыручылар хәбәр итә.
Ачылыш тантанасында “КАМАЗ-мастер” командасы җитәкчесе Владимир Чагин, “Африка рейс” ралли җиңүчесе Антон Шибалов, Чаллының ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Радий Кадиков һәм башкалар катнашты.
Җиңүчеләрне өч узышны иң яхшы вакытта килүчеләр буенча билгеләделәр.
Картинг буенча студентлар узышы җиңүчесе булып икенче ел рәттән Евгений Коренчук танылды. Ул Лев Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумында укый. Икенче һәм өченче урыннарны КФУның Яр Чаллы институты студентлары Александр Нужин һәм Кәрим Кадыйров яулады.
Җиңүчегә “КАМАЗ-мастер” командасының йөк машинасында тест-драйв узу өчен сертификат һәм башка бүләкләр тапшырылды. Чара ахырында “КАМАЗ-мастер” командасыннан бүләкләр уйнаттылар. Актив җанатарлар планшет, экшн-камера, портатив акустика һәм “КАМАЗ-мастер" командасының йөк машинасында тест-дрйв узу өчен сертификат оттылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз