news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда өстенә сарай түбәсе төшеп өлкән яшьтәге ир-ат үлгән

Якынча мәгълүмат буенча, өлкән яшьтәге ир-ат корылманы сүтә башлаган һәм ул ишелгән.

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллыда «Любитель природы» бакчачылык ширкәтендә ир-ат өстенә сарай түбәсе ишелгән. Бу хакта ашыгыч хезмәтнең 112 номерына көндез хәбәр килгән.

Һәлакәт урынына 6нчы зональ янгын сүндерү-коткару отряды 10 минуттан килгән. Алар сарай түбәсе астыннан калган 82 яшьлек ир-атның мәетен тапкан. Коткаручылар ишелгән түбәне кардан арындырган, махсус инструмент белән түбәне күтәртеп, ир-атның мәетен алган.

Якынча мәгълүмат буенча, өлкән яшьтәге ир-ат корылманы сүтә башлаган һәм ул ишелгән. Медиклар ачыклавынча, пенсионер ике көн элек үлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100