Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда «Startup-Сабантуй. Цифровизация» экспедициясенең сайлап алу этабы узачак
«Startup-Сабантуй. Цифровизация» экспедициясендә катнашу бушлай.
(Чаллы, 13 июль, «Татар-информ, «Шәһри Чаллы»). Югары технологияләр өлкәсендә эшләүче «ИТ-парк» технопаркы «Startup-Сабантуй. Цифровизация» югары технологияләр өлкәсендә перспективалы проектлар эзләү буенча экспедициягә старт бирү турында игълан итә.
Команда Россиянең 12 шәһәренә бара, анда Татарстанның сәнәгать предприятиеләренә һәм оешмаларына кертү өчен инновацион карарлар сайланачак.
«Startup-Сабантуй. Цифровизация» — төбәкләрдә стартап-бергәлекләрне үстерүгә һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендә иң яхшы проектларга ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән Татарстан Республикасының Бөтенроссия экспедициясе. Ул ИТ-парк тарафыннан 5 ел дәвамында үткәрелә иде һәм бераз ял итүдән соң яңа форматта әйләнеп кайта.
Бу юлы «Startup-Сабантуй. Цифровизация» үз эшләрендә иң яхшы технологик карарлар кертергә әзер булган Татарстанның зур сәнәгать предприятиеләре һәм оешмаларына керү мөмкинлеге ачыла.
Сайлап алу турларында катнашу өчен әзер продукт яки MVP аша үтә торган санлы технологияләр: Industrial IoT, AI/ML, BigData, сыйфат контроле, AR/VR, киберкуркынычсызлыгы, хезмәтне саклау, робототехника юнәлешләре буенча югары технологияле B2B-стартаплар һәм компанияләр чакырыла, диелә хәбәрдә.
«Startup-Сабантуй. Цифровизация» экспедициясендә катнашу бушлай, бары тик үз шәһәреңдә узачак чарага https://www.стартапсабантуй.рф. сайтында теркәлергә генә кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз