news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда, өстән тәмәке төпчеге төшеп, күпкатлы йортта янгын чыккан

Янгында йорт кирәк-яраклары һәм мебельгә зыян килгән.

(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Чаллыда, өстән тәмәке төпчеге төшеп, күпкатлы йортта янгын чыккан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсеннән хәбәр иттеләр.

Сарман трактындагы 52нче йортта янгын чыгуы турындагы хәбәр 112 бердәм номерына 10 июльдә төнге беренче яртыда килгән.

ЗЯБ бистәсендә күпкатлы йортның өченче катындагы бер фатирда балкон һәм залга ут капкан. 55 һәм 56нчы янгын-коткару частьләре хезмәткәрләре, баскыч ярдәмендә кибеткә терәп салынган кибет түбәсенә менеп, шуннан янгынны сүндерергә керешкән. Подъездда ут белән көрәшүчеләр фатир ишеген ачып, анда зыян күрүчеләр бармы-юкмы икәнлеген тикшергән. Хуҗабикә эштә булган.

Алты квадрат метр мәйданда әйберләр һәм мебель янган. Зыян күрүчеләр юк.

Янгын югары каттан кемдер ыргыткан сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында килеп чыккан дип фаразлана. 

news_right_1
news_right_2
news_bot