news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда «Срочноденьги» офисын талаганнар

Әлеге оешманың ГЭС бистәсендә урнашкан офисына пычак белән коралланган ир кеше кергән һәм кассирны куркытып 37 мең сум акчаны алып качкан.

(Казан, 25 ноябрь, "Татар-информ"). Чаллыда “Срочноденьги” кече финанслау оешмасына һөҗүм итеп акча талаганнар. Әлеге оешманың ГЭС бистәсендә урнашкан офисына пычак белән коралланган ир кеше килеп керә һәм кассирны куркытып 37 мең сум акчаны алып кача. Хәзер тикшерүчеләр күзәтү камералары төшергән видеоязмаларны алып каракның кем икәнлеген ачыклыйлар. Бу хакта "Шәһри Чаллы" яза.

Автокалада акча биреп торучы оешмаларга һөҗүм итү очрагы узган ел да булган иде. Яңа шәһәрнең 9нчы бистәсендә битлек кигән берәү травматик пистолет белән янап 7300 доллар алып киткән иде. Аны быел Новороссийск шәһәрендә тоттылар.Явыз каракны 8 елга ирегеннән хөкем иттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100