news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда социаль ипотека йорты декабрьдә файдалануга тапшырылачак

Быел Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының инвестиция программасы буенча республикада барлыгы 165 йорт төзү планлаштырыла.

Чаллыда социаль ипотека йорты декабрьдә файдалануга тапшырылачак
Эльвира Мухаметдинова

(Чаллы, 20 ноябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда 63нче комплекстагы социаль ипотека программасы буенча төзелгән йорт декабрьдә файдалануга тапшырылачак. Бу хакта Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры урынбасары Владимир Никифоров хәбәр итте.

Төзүчеләр 357 фатирлы 63/12 йортны декабрьдә үк тапшырырга ниятли. Шулай ук 63/01 йорт төзелеше тәмамланып килә, анда 257 гаилә фатирлы булачак.

2020 елда программада катнашучылар 63/21 һәм 63/23 йортларда өй туен бәйрәм итәчәк.Бу йортларда 414 һәм 180 гаилә фатирлы булачак.

«Барлык фатирлар да яшәү өчен тулысынча әзер», — диде «Домкор» холдингы генераль директоры Мөнир Гайнуллов.

«Торак йортларны инженерлык челтәрләре белән тәэмин итү өчен Дәүләт торак фонды үз акчасына коммуникацияләр төзи. Бу торакның квадрат метры бәясен арттырмаска ярдәм итә», — диде Владимир Никифоров.

Агымдагы елда Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының инвестицион программасы буенча республикада барлыгы 165 йорт төзү планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100