news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда соңгы атнада дүрт кешедә ВИЧ барлыгы ачыкланган

Татарстанда 22 161 ВИЧлы кеше исәптә тора. Шуларның 104 е - балигъ булмаган балалар.

(Чаллы, 30 ноябрь, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). ВИЧ белән авыручылар саны көннән-көн арта. Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча, быел республикада 1034 кешедә табылган. Бигрәк тә Казан, Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск шәһәрләрендә һәм районнарында бу вирусны йөртүче кешеләр күп. Чаллы да шушы исемлекне дәвам итә. Әле соңгы атнада гына автокалада дүрт кешедә ВИЧ барлыгы ачыкланган.

Ноябрь уртасында алынган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 22 161 ВИЧлы кеше исәптә тора. Шуларның 104 е балигъ булмаган балалар. Тагын шунысы билгеле: ВИЧ йөртүчеләрнең күбесе урта яшьтәге ир-атлар.

1 декабрь - СПИДны, ВИЧны кисәтү көне. Шул уңайдан Роспотребнадзорның республика бүлеге "кайнар линия" ачып җибәрде. Анда һәркем шушы проблема буенча үз соравын бирә ала.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100