Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда слесарь остаханәсендә янгында эшче һәлак булган
Ир-ат гомере өзелгән янгын мәйданы бер квадрат метрдан кимрәк булган.
(Казан, 25 февраль, “Татар-информ”). Чаллыда слесарь остаханәсендә янгында эшче һәлак булган. Бу хакта Чаллы Күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше буенча бүлек җитәкчесе урынбасары Ринат Галиуллин җиткерде.
23 февральдә кичке сигезләрдә 112 номеры экстрен диспетчерлык хезмәтенә Профильная урамында остаханәдә янгын чыгуы турында хәбәр килеп ирешкән. Урынга 15нче янгын сүндерү-коткару отряды хезмәткәрләре чыккан. Ун метрлы зур булмаган остаханә янган. Янгын сүндерелгәч, остаханәнең 68 яшьлек газ җиһазларын эксплуатацияләү слесаренең үле гәүдәсен табып алганнар. Ут җиһазларны һәм һәлак булган ир-атның шәхси әйберләрен юк иткән.

Янгын һәлакәтендә берничә сәбәп, шул исәптән ут белән саксыз эш итү һәм сүндерелмәгән тәмәке төпчеге калу карала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз