Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда “Сити Молл” сәүдә үзәгеннән 1200 кешене эвакуацияләгәннәр
Чулман проспектындагы комплекста янгын куркынычсызлыгы мониторингы системасы эшли башлаган.
(Казан, 26 декабрь, “Татар-информ”). Чаллыда төтен чыккан “Сити Молл” сәүдә үзәгеннән 1200 кешене эвакуацияләгәннәр. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Бүген көндезге унберенче яртыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Чулман проспектындагы комплекста янгын куркынычсызлыгы мониторингы системасы эшли башлаганлыгын хәбәр иткәннәр.
Урынга 56нчы янгын-сүндерү часте килеп җиткән, әмма янган урын булуы ачыкланмаган.
Янгын-сүндерү часте килеп җиткәнче үк комплекстан барлык персоналны һәм кибеттәге халыкны чыгарганнар.
Соңыннан аңлашылганча, түбәдә эшләр барганлыктан вентиляция аша бинага төтен кергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз