news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда «Сити Молл» сәүдә үзәге хезмәткәрләрен һәм сатып алучыларын эвакуацияләгәннәр

Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә берәү дә зыян күрмәгән.

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Чаллыда «Сити Молл» сәүдә үзәге хезмәткәрләрен һәм сатып алучыларын эвакуацияләгәннәр, дип хәбәр итә «Челнинские известия» газетасы.

Гадәттән тыш хәл кичә булган. Бинаның өченче катындагы яктырткыч плафоннарның берсендә кыска ялганыш хасил булу сәбәпле, сәүдә үзәгеннән ашыгыч рәвештә 400дән артык хезмәткәр һәм сатып алучыны эвакуацияләгәннәр.

Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә берәү дә зыян күрмәгән.  

news_right_1
news_right_2
news_bot