news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда Сирия операциясендә катнашучыга медаль тапшырдылар

Сара Садыйкова исемендәге концерт залында Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм концерты узды.

(Чаллы, 23 февраль, «Татар-информ»). Кичә Чаллы шәһәрендә Сара Садыйкова исемендәге концерт залында Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Бу хакта Автошәһәр мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада Бөек Ватан сугышы ветераннары, Әфганстан һәм Чечнядагы сугышларда катнашучылар, кадет мәктәпләрендә укучылар, иҗтимагый оешма вәкилләре һ.б. катнашты.

Килгән кунакларны сәхнәдән Чаллы мэры Наил Мәһдиев котлады. Иң беренче чиратта ул Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен билгеләп узды.

“Тыныч тормыш вакытында Әфганстанда һәм башка кайнар нокталарда интернациональ бурычларын үтәгән Чаллы егетләре Төньяк Кавказда террорчылыкка каршы эшчәнлек буенча хәрби бурычын үтәде. Алар рәхмәт белдерүгә лаек. Хәзерге Россия солдатлары үзләренең хәрби бурычларын үтәр өчен барысын да эшли. Без Кораллы көчләребезнең бик күп частьләрендә хәрби хезмәт куйган егетләребез белән горурлана алабыз”, - дип искәртте мэр.

Шулай ук Наил Мәһдиев Сирия хәрби операциясендә катнашучыга медаль тапшырды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100