Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда Сирень Якупова иҗатына багышланган шигъри перформанс күрсәтеләчәк
«Чатта» шигъри перформансы шагыйрәнең шигырьләренә нигезләнеп куела.
(Чаллы, 22 ноябрь, «Татар-информ», Гөлназ Хәбибуллина). Чаллы театрының кече залында шагыйрә Сирень Якупова иҗатына багышланган шигъри перформанс була. Бу турыда «Татар-информ»га чараның режиссеры Гүзәл Әхмәтгәрәй хәбәр итте.
Әлеге кичәне Чаллы Язучылар берлеге һәм театрның коворкинг үзәге оештыра. Чараның инсценировкасын язучы, Чаллы драма театрының әдәби бүлеге мөдире Айгөл Әхмәтгалиева әзерләгән.
«Чатта» шигъри перформансы шагыйрәнең шигырьләренә нигезләнеп куела. Биредә юл образы ул — авыл халкының ностальгияле үткәне, шәһәрнең пошаманлы бүгенгесе һәм билгесез киләчәкнең катлаулы синтезы.
Сирень Якупова иҗаты тамашачыга пластика, тавыш һәм генератив графика ярдәмендә яңа күзлектән тәкъдим ителәчәк. Перформанста Чаллы театры артистлары Физәлия Габидуллина, Фердинант Насретдинов, Зәринә Шәвәлиева һәм театр өлкәсендә тәҗрибәсе булган Айрат Бәшәров катнаша.
Гүзәл Әхмәтгәрәй сүзләренчә, шигъри перформанс Чаллыда беренче тапкыр гына уздырыла. «Гадәттә, Чаллы шагыйрьләре һәм язучыларының иҗатына багышланган чараларны ниндидер классик форматта тәкъдим итәләр иде. Без — яшьләр төркеме, моны эксперименталь формада эшләргә булдык. Иҗатка бәйле яңа талпыныш ясап карыйбыз. Бик дулкынланабыз», — дип сөйләде Гүзәл «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Кичә 27 ноябрь көнне 18.00 сәгатьтә башлана. Билетларны «Билетон.ру» сайтында алырга мөмкин. QR-код булу мәҗбүри. Урыннар саны чикләнгән.
- Сирень Якупова ― шагыйрә, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Саҗидә Сөләйманова һәм Һади Такташ исемендәге әдәби премияләр лауреаты, 7 китап авторы. Бүгенге көндә Яр Чаллыда яшәп иҗат итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз